news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

53 яшьлек хатын беренче баласын тапкан

news_top

Кабарда-Балкария республика перинаталь үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр әни булган. Бу – шактый сирәк очрак, әмма ЭКО процедурасы һәм үз сәламәтлегең турында кайгырту ярдәмендә теләсә кайсы яшьтә ана булу бәхетенә ирешергә була. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».

Пациентка 6 елдан артык «беренчел баласызлык» диагнозы белән шәхси клиникаларга йөргән һәм балага узарга тырышкан.

«Экстракорпораль аталандыру процедурасы ярдәмендә хатын-кыз беренче тапкырдан йөккә уза алды. Йөклелек яхшы узды. Нәтиҗәдә пациентка фаразланган вакытта авырлыгы 3 килограмм чамасы һәм буе 50 сантиметр булган сәламәт кыз бала тапты», – дигәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Белгечләр фикеренчә, өлкән яшьтә бала табуның ана өчен дә, сабый өчен дә төрле куркынычлары бар. Сабыйда хромосома аномалияләре булу һәм бала тапканда төрле катлауланулар килеп чыгу ихтималы зур.

Нальчиктагы перинаталь үзәктә 2024 елда ЭКО процедурасы ярдәмендә 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар 9, ә 2025 ел башыннан бирле 4 тапкыр әни булган. 6 хатын-кыз хәзерге вакытта бала табарга әзерләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар