news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

53 яшендә 25кә күренүче ир-ат «мәңге яшь булу» серен аңлатты

Нидерландыда яшәүче Эдсон Брандао дөрес туклана, физкультура белән шөгыльләнә.

news_top

Эдсон Брандао яшь булып калу серләре белән уртаклашкан. Бу турыда Unilad басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Кешеләр миңа 53 яшь икәнен белгәч, шакката. Алар миңа 25 яшь кенә дип уйлый», — ди Эдсон.

Ул беркайчан да пластик операция ясатмаганын, аның кыяфәте сәламәт яшәү рәвеше нәтиҗәсе булуын сөйли.

Эдсон аерым диета тота. Ул кыздырылган, консерваланган ризык ашамый, шикәр кулланмый.

Ир-ат даими рәвештә көч кулланыла торган тренировкалар ясый. Эчемлекләрдән минераль су ярата, көн саен ике литр чамасы су эчә.

Брандао беркайчан да тәмәке тартмавын, наркотиклар кулланмавын да әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар