Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

506 миллион сум акча откан пенсионер язмышы: өстенә төкергәннәр, мөртәт иткәннәр

news_top_970_100

Воронеж өлкәсенең Панино дигән бистәсендә яшәүче Наталья Власова 2017 елда 506 миллион сум акча откан. Бу сумма – Россия лотореяларында бирелгән иң зур акчаларның берсе. Пенсионер ханым лотереяда еш катнашкан, билетларны киосклардан, почтадан сатып ала торган булган. Бу миллионнарга кадәр откан иң зур суммасы – 150 сум.

Билетны ул оныгына тикшерергә кушкан. Мәктәп укучысы әбисенең акча отуын аңлый, әмма күпме акча отканын аңышмый. Берничә атнадан соң пенсионерның кызы Катя лотереяның кайнар линиясенә шалтырата, һәм ул да тиешле суммага ышана алмый, дип яза «Невыдуманные истории» каналы.

Кайнар линиядә пенсионерның 506 000 000 сум отуын әйтәләр .

Власовлар гаиләсе бу вакыйгага кадәр гадәти тормыш белән яшәгән. Наталья Петровна пенсия акчасына, үзе пешергән пирогларны автовокзалда саткан акчага көн күргән. Ире дә аз керемле эштә була. Пенсионерның кызы судта секретарь булып эшләгән, анда 11 мең сум хезмәт хакы түләгәннәр. Лотереяда җиңгәннән соң, пенсионер пироглар сатып эшли торган өстәмә хезмәт хакыннан мәхрүм кала, чөнки аның артыннан һәрвакыт журналистлар йөргән.

Мәскәүгә килүгә, Наталья Петровна һәм аның кызы Екатеринаны телекамералар каршы ала, кичкә аларны бөтен Россиягә күрсәтәләр. Башкалага барыр алдыннан, ана белән кызы авылдашларыннан бурычка алган акчага яңа киемнәр сатып алган.

Лотереядан килгән табышны гаиләгә бик тиз бирмиләр, аны алар ел дәвамында ала. Билетның чын булуын 45 көн тикшергәннәр. Сумманың 65 миллионын дәүләткә салым итеп түләгәннәр.

Панино бистәсендә яшәүчеләр бер-берсен яхшы белә, күпләр бәхет ишелеп төшкән гаиләдән бик көнләшкән. Кайбер чыганаклар хатын-кызның журналистларга сөйләгән сүзләрен яза. Ул үзен авылда мөртәт (изгой) итеп тоя башлавын әйткән. Күп кенә якташлары аны мыскыл иткән, әшәке сүзләр әйткән, бистәдәге хатын-кызлар аның өстенә төкергән. Кайберәүләр акчасын бүлешүен таләп итеп йөргәннәр. Бу мыскыллауларга карамастан, пенсионер хатын-кыз туган җиреннән күчеп китмәскә карар кыла. Күрше урамда 2 катлы яңа йорт төзеп чыгалар.

Власовлар ябылып яши башлый, кешеләр белән аралашуны туктаталар. Билгесез кешеләр хатынны эзәрлекләргә тотына, йортлары янында журналистлар һәм акча сораучылар тезелешеп баса. Шушы бистәдәге почта бүлекчәсенә башка шәһәрләрдән лотерея билетлары алырга килә башлыйлар, шау-шу куба.

Наталья Петровна, күршеләре сүзләренчә, Воронежда 2 фатир сатып алган, ләкин аларны беркем дә күрмәгән.

Хатын-кыз чиркәүгә, мәктәпкә ярдәм иткән. Күп акчасын хәйрия эшенә тоткан. Бер балага ясалган кыйммәтле операция өчен түләгән, янгыннан зыян күрүчеләргә биргән.

Наталья туганнарының да кредитларын түләргә булышкан, алар өчен берничә машина сатып алган. Власовлар үзләре тешләр куйдырганнар, диңгезгә ял итәргә барганнар. Аларның соңгы елларда кайда булуы турында интернетта бүтән мәгълүмат юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100