Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«500 мең, бәби, макбук, эпоксид сумала» - җырчы балалары Кыш бабайдан ниләр сорый?

Карантинлы, коронавируслы 2020 ел Кыш бабайны бүләкләр алып килүдән азат итми. Сабыйлар аңа ышануларын, бүләк көтүләрен дәвам итә. Җырчылар «Интертат»ка балаларының Яңа ел бәйрәменә әзерлекләре хакында сөйләде.

news_top_970_100
«500 мең, бәби, макбук, эпоксид сумала» - җырчы балалары Кыш бабайдан ниләр сорый?
https://pixabay.com/ru/

Җырлы гаилә Линара Батталова һәм Марат Галимовның кызлары Камелия, карантиннан соң акчасы юктыр дип, Кыш бабайны жәлләп, песиләр турында китап сорау белән генә чикләнгән. «Кызыбызга 8 яшь. Узган елларны „Лол“, „Лего“ таптыра иде. Иң көтеп алган бүләге песи булды. Тиффани исемле песиебезгә өч яшь була», — дип уртаклашты Линара Батталова.

Журналистлар гаиләсе - Әдилә һәм Данил Сәфәровлар да Кыш бабайдан нәрсә сораулары турында сөйләде.

«Балалар бүләк сорый, хат яза, хыяллана! Узган ел улыбыз әрлән сорады. Әтисе белән бергә барып алдылар. Оясын, уенчыкларын да алып кайттылар. Гадәттә, бүләкне бергә барып, сайлап алабыз. Кыш бабайга әллә ни өмет юк безнең балаларда. Аның барлыгына да ышанмыйлар. Яңа ел бәйрәмен бизәүче бер персонаж кебек кенә кабул ителә ул. Үзебез дә шулай тәрбиялибез. „Кыш бабайдан түгел, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз“, — дип әйтәбез. Улыбыз Сабирга — 9, кызыбыз Нәргизәгә 2 гыйнварда 6 яшь тула. Яңа ел бәйрәме кызыбыз туган көненә ялганып китә. Быел менә Самат улыбыз белән дә бәйрәм итәрбез, Аллаһ бирса. Кечкенәбезгә 8 ай», — дип сөйләде Әдилә.

 Аяз һәм Ильясның әнисе, җырчы Алсу Фазлыева:

«Безнең дә балалар, кеше балалары кебек үк, хәзерге вакытта популяр булган уеннар, уенчыклар сорыйлар. Кечесе Кыш бабайга әлегә кадәр ышана иде, хәзер шикләнә башлады», — дип сөйләде.

Өч малай әти-әнисе Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ та балаларының Яңа елны көтүе хакында әйтте: «Чыршыны әле күптән түгел генә бизәп куйдык. Кыш бабайга хатлар язылмаган. Башка елларда улларыбыз тимераяк, чаңгы, бокс наборлары, машина парковкалары, уен приставкалары сорыйлар иде. Олысы Кыш бабайга ышанмаса да, барыбер көтә, бүләге кирәк бит. Бүләкләрне бушка бирмибез. Кыш бабай былтыр өйгә килде, балаларның гармунда уйнауларын, биюләрен карап, бүләкләрен тапшырып китте. Шулай да, „Нишләп кыш бабай джинс чалбар кигән?“ — дип аптырады малайлар. Өй бизәлгән, матур утлар яна, бөтен җирдә Яңа ел рухы. Улларыбыз могҗиза көтәләр».

Җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева Яңа ел бәйрәме хакында фикерләрен җиткерде: «Җөмһүриятебездә Ислам дине ныгыган саен Кыш бабайга балаларны ышандырыргамы, юкмы, Яңа ел бәйрәмен бәйрәм итәргәме, юкмы, дигән сораулар мөселман гаиләләрендә еш күтәрелә. Безнең гаиләдә дә моны уртага салып сөйләшмичә мөмкин булмады. Гаиләбездә өлешчә бу бәйрәмнең элементларын калдырырга булдык, чөнки без Согуд Гарәпстанында яшәмибез. Безнең илдә бу бәйрәм шау-гөр килеп үтә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары үткәрелә.

Балаларны бүләкләрне Аллаһы Тәгаләдән сорарга өйрәттек. Аллаһы Тәгалә Кыш бабай аркылы балаларга бүләкләр җибәрә.

Зөлайха, Дәүләт һәм Җәлил бүләк сорап язганда, үзләренә генә түгел, хәтта песиебезгә дә тәмле ризык сорыйлар. Кызыбыз 4 яшендә үзенә машиналар төшкән пижама белән человек-паук наклейкалары, иремә айфон, миңа ипи пешерә торган мич сораган иде.

Бүләкләр исемлеге бик зур була, бәяләре 500 меңгә кадәр җитә, анда макбук та, айфон да керә. Ул Кыш бабай әйтерсең лә apple хуҗасы. Гаиләбездә балаларның кәефе төшмәсен өчен уйлап табылган тагын бер традиция бар. «Балам, быел мин сиңа моны бүләк итәм, калганын икенче елга алып килермен. Балалар бик күп, аларга да таратасым бар», — дип Кыш бабай җавап хаты яза. Гомумән, мөселман гаиләсендә Кыш бабай - бик тирән тема. Ширеккә барып җитәргә ярамый, шул ук вакытта бөтен Россия бәйрәм иткәндә ябылып, күңел төшенкелегенә бирелеп яшәү дә дөрес түгел. Динне фанатизм белән түгел, аек акыл белән тотабыз. Иң мөһиме - калеб!»

Җырчы Илгәрәйнең тормыш иптәше Айгөл Гәрәева:

«Кызларыбыз Әдилә белән Камилә әлегә Кыш бабайга хатларын язмадылар. Олы кызыбыз Әдиләнең хыялы — нәни эт. Ләкин без Кыш бабай чын этләр алып килми, дип ышандырдык. Быел Әдиләгә 10 яшь тула, ул инде чыршы астына бүләкләрне әти-әни куюын чамалый. Мин аларны могҗизаларга ышандырырга тырышам. Быел Әдилә бизәнгечләр өстәле, Камилә су анасы сорый. 2020 ел мәзәгендәгечә: „Кыш бабай коронавирус белән генә авырый күрмәсен, алайса бүләкләр алып килмәс“, — дип кисәтеп тә өлгердем үзләрен», — дип сөйләде.

Җырчы Алинә Сафиуллинаның улы Нариман да Кыш бабайдан эт сорый икән: «Һәр елны Кыш бабайга хат язабыз, бүләкне чыршы астына куябыз. Реклама күргән саен теләкләре үзгәреп кенә тора, көн саен яңа төрле уенчык сорый».

Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизә дә сихри бәйрәмгә әзерләнә. «Яңа елга чыршыны ноябрь башында ук бизәп куйдык. Концертлар булмагач, өйдә торабыз, бар игътибарыбызны кызыбызга бирергә тырышабыз. Өч ел гастрольләрдә булганга, ул безне күрмәде дә. 1 сыйныфка укырга кердек, дәресләр әзерлибез. Үзебез дә шушы режимга ияләндек. Айгизәнең 7 декабрьдә туган көне булды, бүләкләр бик күп бирелде инде. Чыршының асты мандариннар, кәнфитләр белән тулды. Кыш бабайга хат язды, тик күрсәтмәде әле. Аның иң зур теләге — үзенә иптәш, бездән бәби көтә. Кыш бабайдан яхшы итеп сорасаң, сине сөендерербез, дидем инде», — дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров кызлары Зәлия һәм Зифа турында: «Быел фикерләрен барлап бетерә алмыйлар әле. Нәрсә сорарга, дип аптырап йөриләр. Узган елларда тимераяк, курчак, чаңгы сорадылар. „Кыш бабайга хат языгыз, аңа бит әзерләнергә кирәк“, — дип көн саен әйтәм инде. Әле дә сузып йөриләр», - диде.

«Үткән елны улыбыз Камил уенчык кер юу машинасы, кызыбыз Ясминә Золушканыкы сыман уенчык туфли сораган иде. Хәзер бит балалар ютубтан карап, әллә нәрсә сорый башлыйлар. Быел бәләкәй магнитлар сорыйлар. Ясминәгә „Пятерочка“ кибетендә бирелә торган скрепышлар кирәк», — дип уртаклашты җырчы Ильмира Нәгыймова.

 Өч кыз әнисе, җырчы Ләйсән Гыймаева:

«Зур кызларыбыз Таңсылу белән Зифа Кыш бабайның киенеп кенә кергәнен беләләр, ышанмыйлар инде. Бәләкәй чакларында күбрәк уенчыклар сорыйлар иде. Элекке хатлары саклана әле. Ә кечкенә кызыбыз Зәйнәпнең әле Кыш бабайны күргәне дә юк. Бүләк тә сорый белми, хат та язмый», — дип сөйләде.

 Юмор остасы Әбри Хәбриев:

«Безнең балалар бүләкләрне әтисе һәм әнисенең финанс хәленә карап сорыйлар. Узынган балалар түгел, Аллаһка шөкер. Улыбыз Дамир „майнкрафт“, „роблокс“, „бравл старс“ уеннарына нигезләнгән уенчыклар сорый. Кызыбыз Камилә уенчыклардан ерагайды. Аны күбрәк иҗат өлкәсенә, кул эшләренә тарта. Шуңа быел эпоксид сумала сорады. Эпоксид сумаланы формаларга агызып, шулардан алкалар, йөзек кашлары, төрле бижутерия ясый», — дип уртаклашты.

«Нәрсә сорарга белмиләр әле, сайланалар. Оригиналь бүләкләр сораганнары юк инде, бик соранмыйлар да. Тик хатны качып язалар», — дип сөйләде Әнвәр, Ләйлә, Гомәр һәм Каюмның әнисе, җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100