news_header_bot
Язманы тыңлагыз

50 яшьтән узган кешеләрне яшәртә торган ризыклар

news_top
50 яшьтән узган кешеләрне яшәртә торган ризыклар
Фото: © "Татар-информ"

Диетолог Елена Соломатина 50 яшьтән узган кешеләрнең сәламәтлеге өчен файдалы һәм яшәртү эффекты булган ризыкларны атаган. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә метаболизм акрыная, хроник авырулар куркынычы арта, шуңа күрә сәламәт рацион төзергә кирәк.

Беренче чиратта, солы боткасы һәм каты сортлы макароннар ашагыз. Шулай ук әчетелгән сөтле ризыклар, бөртеклеләр кушылган ипи, диңгез балыгы, диңгез ризыкларын рационга кертегез. Ашаулар арасында яшелчә һәм җиләк-җимеш капкалагыз.

«Кондитер эшләнмәләрен, баллы ризыклар, шикәрле газировка, ит, зыянлы майлар булган азыкны куллануны чикләгез», – ди табиб.

Ул ассызыклаганча, дөрес тукланмау атеросклероз, симерү, артериаль гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар