news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«50 яшьлек булып күренәсең» – блогер Татар Малай чәчен акка буяткан

news_top
«50 яшьлек булып күренәсең» – блогер Татар Малай чәчен акка буяткан
https://vk.com/tatar_malay_rinat

Блогер Татар Малай, ягъни Ринат Галиәхмәтов чәчен акка буяткан. Күпсанлы язылучыларыннан үзенең үтә дә заманча тышкы кыяфәте турындагы фикерләрен дә белешергә булган. Ләкин җаваплар, безгә калса, Ринат көткәнчә түгел.

«Кит, ямьсез, килешми, элек матур идең, яшь күренә идең. Срочно кире буят чәчеңне, ачуланма»;

«Әй, нишләттең инде, Ходаем?! Матур түгел бу бер дә, Ринат. Картайгансың бит...»;

«Нигә вакытыннан алда картаерга? 50 яшьлек булып күренәсең», – дип ябырылган аңа халык.

Кайберәүләр Ринат Галиәхмәтовны «Пятый элемент» фильмындагы Брюс Уиллиска охшаткан.

Мыек белән сакал үстереп, аларын да акка буятып җибәрергә тәкъдим итүчеләр дә бар.

Ә сез ничек уйлыйсыз, килешәме Ринатка ак чәчле булу?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 сентябрь 2023
    Исемсез
    Юк
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар