news_header_bot
Язманы тыңлагыз

50 яшьлек ата улы белән тимер акча җыйган коллекционерны үтерүдә гаепләнә

Үтерүдә шикләнүчеләр Киров районындагы гаражда тоткарланган.

news_top
50 яшьлек ата улы белән тимер акча җыйган коллекционерны үтерүдә гаепләнә
Совет районы суды нумизмат Евгений Тарасовны үтерүдә гаепләнгән аталы-уллы Юрий һәм Кирилл Гаврилюкларны кулга алды. Алар Украина гражданнары. Әти кешегә 50, улына 26 яшь.

«Татар-информ» 20 декабрьдә 60 яшьлек нумизматның үз фатирында атып үтерелүен хәбәр иткән иде.

Алар Киров районындагы гаражларның берсендә тоткарланган. Гаражда нумизматның тиенле акчаларны туплап барган альбомы да табылган. Гаврилюкларның фатирында 150 патрон һәм пистолет магазины табылган. 

Юрий Гаврилюк Тинчурин урамындагы базарда вак-төяк белән сату иткән. Нумизмат белән ул шунда танышкан булса кирәк. Улы исә бухгалтер булган.

Суд аларны 19 февральгә кадәр сак астына алды. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар