Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«50 мең кайтару өчен, тагын 50 мең сум сал». Казан кызы күлмәксез дә, акчасыз да калган

news_top_970_100

Казанда яшәүче кыз мошенниклар тозагына эләккән һәм күлмәксез дә, акчасыз да калган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Интернет-мошенниклар корбаны булган кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул бушлай игъланнар сайтында «тозакка» эләккән. Бу кыз сайтта үзенә ошаган күлмәк таба, сатучы белән элемтәгә чыга.

Сатучы аңа түләр өчен сылтама җибәрә. Шуннан күлмәк өчен акча түләргә маташкан кызның банк картасыннан 50 мең сум акча урлыйлар.

Ул акчасы югалуын техник хезмәткә шалтыраткач кына аңлап ала. Аңа «техник хата» чыкты, акчаны кайтару өчен шундый ук суммада тагын акча салырга кирәк, дип аңлаталар. Бу кыз тагын яңа сылтама буенча күчә һәм тагын 50 мең сум акча түли.

Шулай итеп, ул 100 мең сумын югалта.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100