Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

50 меңнән 400 мең сумга кадәр: декрет акчасының суммасы ничек исәпләнә һәм аны ничек арттырырга була?

2018 елда Татарстанда 16 мең хатын-кыз бала тәрбияләүгә бәйле рәвештә ялга чыккан. Аларга Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге 1,6 млрд сум акча түләгән. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
50 меңнән 400 мең сумга кадәр: декрет акчасының суммасы ничек исәпләнә һәм аны ничек арттырырга була?
Декрет ялы йөклелекнең 30 атнасында бирелә. Игезәкләр булган очракта, декрет ялы 28 атнадан ук бирелә. Декрет ялы 140 көнгә, йөклелек авыр узганда 156 көнгә, игезәкләр булганда 194 көнгә бирелә.

Пособие күләме хатын-кызның ялга киткәнгә кадәрге ике елның уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Уртача бер көннең хезмәт хакын декрет ялының көннәренә тапкырларга кирәк. Көнлек уртача хезмәт хакы болай исәпләнә - айлык хезмәт хакын шул айдагы эш көннәренә бүләргә кирәк. 

Мәсәлән, 2018 елда ялга киткән хатын-кызның пособие күләмен исәпләп карыйбыз. 2016 елда ул 19 мең сум, 2017 елда 20 мең сум акча алган, ди. Ике елга ул 19 000*12 + 20 000*12 = 468 000 сум акча алган. 2016 елда 243 эш көне, 2017 елда 245 эш көне иде, барлыгы 488 көн килеп чыга. 468 000 сумны 488 гә бүләбез. Көнлек хезмәт хакы 959 сум чыга. 

140 көнлек отпуск булганда, 959*140 = 134 260 сум килеп чыга. Йөклелек авыр булу сәбәпле, ял озайтылган очракта, 959*156 = 149 604 сум, игезәкләр булганда 959*194 = 186 046 сум. Татарстан хатын-кызларының декрет ялына алган уртача суммасы 105 мең сум. 

2018 елда минималь хезмәт хакы 11163 сум тәшкил итә. Шул сәбәпле, минималь пособие суммасы түбәндәгечә була:

140 көнгә - 51380 сум
156 көнгә - 57252 сум
194 көнгә - 71198 сум.

Шул ук вакытта максималь пособие күләме дә кабул ителгән. Хезмәт хакы никадәр югары булса да, пособие күләме түбәндәге саннардан югары була алмый:

140 көнгә - 282 493 сум
156 көнгә - 314 778 сум
194 көнгә - 391 455 сум.

Максималь һәм минималь пособие күләме ел саен үзгәреп тора. Декрет пособиесен эш бирүче түгел, фонд түли, шуңа күрә оешма бөлгенлеккә чыкса да, пособие түләнә.

Пособие күләме югары булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

- Хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан югары булырга тиеш;
- Декрет ялына кадәр ике еллык өзлексез стаж булырга тиеш.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100