«50 еллык ансамбльләр бармак белән генә санарлык»: «Кәләем» зур юбилеен үткәрде
Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Әлмәт районыннан «Кәләем» фольклор ансамбленең юбилей кичәсе булды. Данлыклы ансамбль үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Ансамбльнең тарихы, бүгенгесе – «Интертат» хәбәрчесе репортажында.
Юбилей кичәсен видеодан башлап җибәрделәр. Экранда ансамбльнең бүгенгесен, үткәнен чагылдырган фотосурәтләр күрсәтелде. Аннары гармун көе астында «Кәләем»нәр үзләре чыкты. Өсләренә кызыл матур костюмнар, чигелгән алъяпкычлар, матур түшлекләр кигәннәр, кулларына чигелгән яулык тотканнар. Кичәне коллектив салмак, матур җырлар белән башлап җибәрде.
Ансамбль 50 еллыгын билгеләп үтсә дә, чынлыкта коллектив алданрак оеша. Аны Кәләй авылында укытучы Илья Брагин һәм клуб мөдире Александра Казакова оештыра. 1976 елда ансамбль «Кәләем» дип атала башлый. Менә инде 50 ел шушы исем астында коллектив матур җырларны, йолаларны саклап, үз юлыннан атлый бирә.
Юбилярларны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да котлады.
«Кәләем» кебек ансамбльләр республикада күп түгел. 50 еллык ансамбльләр бармак белән генә санарлык. Күпләре «перестройка» заманыннан соң барлыкка килгән коллективлар. Ә болар – совет чорында ук керәшен мәдәниятен саклап, фольклорын пропагандалап яшәгән ансамбльләрнең берсе, – диде ул.
Грециядә, Германиядә, Литвада, Төркиядә...
Ансамбльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия иясе, 40 ел укытучы булып хезмәт иткән Валентина Брагина-Исламова җитәкли. Аның белән кичә барышында сөйләшеп алдык.
Мин 40 ел буе укытучы булып эшләдем. Балаларга музыка укыттым, җырга-моңга өйрәттем. Хәзер инде лаеклы ялга чыккач, шушы ансамбль белән эшлим. Аларны җырларга өйрәтәм. Кичләрен Кәләй авылы клубында репетицияләр ясыйбыз. Бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә катнашабыз. Бөтенебез хорда җырлыйбыз, – дип сөйләде ул.
«Кәләем» үз заманында бик күп җирләрдә чыгыш ясаган, хәтта чит илләрдә дә булганнар. Алар Грециядә, Германиядә, Литвада, Төркиядә узган фестивальләрдә, Бөтендөнья Сабантуйларында катнашкан. Үзләренең дәвамчыларын да әзерлиләр. «Асыл бизәк» дип аталган яшьләр ансамбле эшләп килә. Әлеге коллективта «Кәләем» катнашучыларының кызлары йөри. Яшьләр авыл җырларын өйрәнә.

Коллективның иң беренче башкарган җыры «Кәләем урамнары» иде. Бу җыр Валентина Брагина-Исламованың үзенә күрә «визит карточкасы» икән.
Мин керәшен хәрәкәтендә инде 30 ел. «Кәләй урамнары» дигән данлыклы җырны да 30 ел беләм. Аны бөтен керәшеннәр белә, – диде Людмила Белоусова.
Кайда гына «җаңгыратмадык» инде аны… – дип елмайды Валентина Брагина.
Әйе, кайда гына «җаңгыратмадылар»: Берлинда да, Кипрда да… – дип санап китте Людмила Белоусова.
Мәдәни үзәк директоры Валентина Брагина-Исламовага, гармунчы Андрей Спиридоновка, коллективның «ветераннары» – ансамбльгә оешканнан бирле йөрүче Нина Кузнецовага, 1978 елда кушылган Тамара Андреевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Юбилей кичәсендә «Кәләем»нең якташлары – шагыйрә Зинаида Захарова, шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә катнашты. Шулай ук «Кәләем»нәрне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Әлмәт районы Аппак авылы җирлеге башлыгы Валентина Горбунова да котлап чыгыш ясады.

«Кәләй ансамбленең иҗаты – барыбыз өчен дә матур үрнәк»
Тамашачылар арасында фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров та бар иде. Ул да коллективны юбилее белән котлады.
Кәләй ансамбленең иҗаты – безнең өчен бик матур үрнәк. Ул безнең горурлыгыбыз. Концерт башланганнан бирле соклану хисе арта гына бара. Ансамбльгә йөрүчеләрнең һәрберсе энҗе бөртегедәй. Һәрберсе шундый матур итеп, күңел салып, йолаларны белеп, яратып җырлыйлар. Бу сыйфатлары искиткеч.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Галим ансамбльне күптәннән белүе турында әйтте.
Без Кәләй авылына Наилә Альмеева белән барган идек. Ул вакытта Кәләй ансамблен башлап җибәрүче Илҗә дәдәй Брагин исән иде. Шунда аны, башка авылдашларын да яздырып алдык. Ул язмалар барысы да бар. Санкт-Петербургта саклана. Өметләнәбез, әле алар безгә дә килеп җитәр – диск булыпмы, китап булыпмы, – дип сөйләде ул.
Геннадий Макаров белән коридорда күрештек. Галимнән «Кәләй» сүзенең мәгънәсен сорадым.
Кәләй – мукшы сүзе. Анда Кәләй елгасы бар. Кәләй елгасын элек Нугай елгасы дип атаганнар. Кайберәүләр «кәләй»не борынгы мордва исеме дип тә әйтә. Авылда мордвалар, керәшеннәр, бераз гына урыслар да яшәгән, – дип сөйләде Геннадий Макаров.
2027 елда Кәләй авылына 300 ел тула.
Киләсе елга авылларына 300 ел була. Бу датаны, һичшиксез, билгеләп үтәргә кирәк. Әлмәткә якын булганга күрә бүген анда халык күп. Килгән халык та шактый. Әмма этник сәнгатьне, телне саклап калу көннән-көн авырая. Кәләй авылына игътибар күбрәк булса, яшьләр дә аның кыйммәтен күрер иде, – диде галим.
«Кәләем» юбилей кичәсендә күп кенә матур җырлар башкарды. Араларында «Солдат озату җыры» кебек моңсу җырлар да, дәртле, күңелләрне күтәрә торган көйләр дә, биюләр дә булды. 50 елда коллектив бай репертуар туплаган. «Кәләй»нең матур җырлары әле озак еллар яңгырасын иде.