news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

50 елдан артык вакыттан соң, Айга беренче пилотлы миссия старт алды

news_top
50 елдан артык вакыттан соң, Айга беренче пилотлы миссия старт алды
Фото: «Татар-информ»

Флорида штатындагы Канаверал борынында урнашкан космодромнан Айга пилотлы миссия старт алды — бу соңгы 50 елдан артык вакыт эчендә беренче шундый очыш, дип хәбәр итә NASA.

Американың дүрт астронавты Orion кораблендә Artemis II программасы кысаларында оча.

Старттан соң якынча 8 минут узгач, корабль галәмгә чыккан, ә 1 сәгатьтән соң Җир тирәсендәге орбитага чыгарылган. Беренче тәүлек дәвамында Рид Вайсман җитәкчелегендәге экипаж тормыш тәэмин итү системаларының эшен тикшерәчәк.

Өченче тәүлектә Orion Айга таба траекториягә чыгу өчен маневр башкарачак. Бишенче көнне аппарат Айның гравитация зонасына керәчәк, ә алтынчы көнне Җир иярчененә максималь якынлашып, кире кайту юлына чыгачак. Миссиянең гомуми дәвамлылыгы якынча 10 көн була.

Очыш элегрәк техник сәбәп аркасында кичектерелгән иде — корабльне җыю цехына кире кайтарганнар, шуңа күрә март аендагы старт тәрәзәсе кулланылмаган.

Алга таба NASA тагын бер сынау очышы үткәрергә ниятли, аннан соң 2028 елда астронавтларны Ай өслегенә төшерү планлаштырыла. Соңгы тапкыр кешеләр Айда 1972 елның декабрендә булган, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар