Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«50 ел бергә» – Камал театры артистлары алтын туйларын бәйрәм иткән

news_top_970_100
«50 ел бергә» – Камал театры артистлары алтын туйларын бәйрәм иткән
социаль челтәрләр

Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин һәм аның тормыш иптәше Алсу Гайнуллиналарның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулган. Алтын туйлары көнне гаилә башлыгы социаль челтәрләргә бик матур фото урнаштырды. «50 ел бергә», – дип яза Илдар абый фото янына.

Әлеге фото янында бик күп матур теләкләр, котлау сүзләре язып калдырганнар.

«Тагын 50 ел бергә булырга язсын, дип телисе килә»;

«Бик күркәм, затлы гаилә. Бик яратабыз һәм сокланабыз»;

«Илдар абый, Алсу апа, чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек сезгә. Иң матур парлар. Сокланабыз, горурланабыз»;

«Алтын туегыз белән! Тигезлектә, сәламәтлектә, бриллиант туйларыгызны да бергә каршы алырга язсын»;

«Менә ул йөзләгән роль башкарган ике зур, легендар артистлар. Алсу Гайнуллинаның үзенә генә хас булган тембрлы тавышы, сәхнә осталыгы, героинялары, характерлы роле – Сәрбие генә ни тора. Илдар Хәйруллин – искиткеч актер, педагог. Алдагы гомерләре тигезлектә, бәхеттә үтсен. Сәхнәдә күбрәк күрәсе килә аларны», – ди аларның тугры тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100