news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

5 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр. Көндез урыны белән яңгыр ява. Кайбер районнарда яшен була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Сугару һәм үсемлек тамырларына ашламалар сибү өчен уңайлы көн түгел. Туфракны йомшартырга, түтәлләр әзерләргә була. Ремонтант бакча җиләге озаграк уңыш бирсен өчен, өстен пленка белән капларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар