5 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, урыны белән туфракта -0˚ градуска кадәр кырау төшә; көндез +16..+21˚ градус.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Түтәлләр әзерләү, җиләк куаклары, җиләк-җимеш агачлары утырту, күчереп утырту ярый. Күпьеллык чәчәкләр утыртырга һәм күчереп утыртырга да була.