news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

5 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Төнлә урыны белән томан. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртча тизлектә, көндез урыны белән 12, яшен вакытында 16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, республиканың көнбатышында +13˚, көндез +20..+25˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Сарымсак утыртырга була. Ылыслы агачларның кәүсәләрен язын кояш пешерүдән саклау өчен капчык яки крафт-кәгазь белән урап куярга кирәк. Гладиолус һәм георгиннарның суганчаларын казып алып, саклауга алып куярга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар