Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 октябрь мәзәкләре: «Ата-аналар җыелышы: керү бушлай, чыкканда 1000 түлисең»

Кияүгә чыкмаган кыз өчен бөтен ирләр дә кабахәт. Ә кияүгә чыкканы нәкъ менә кайсы кабахәт икәнен тәгаен белә.

news_top_970_100
5 октябрь мәзәкләре: «Ата-аналар җыелышы: керү бушлай, чыкканда 1000 түлисең»
«Чаян» журналы карикатурасы

Философия дәресе. Контроль эш. Тактага бирем язылган:

«Рекраецион биоконсерватизм трансгуманистик конструктивизмнан аерыламы?»

Бер студент кул күтәрә:

— Гафу итегез, биремне аңламадым. Аерыламы дигән сүзне аңлатыгызчы.

*** 

Доктор, миңа инглиз телендә төшләр керә, ә мин инглизчә аңламыйм.

— Хм. Инглиз телен өйрәнегез, аңлый башларсыз.

Бер айдан соң авыру табиб янына килә:

— Рәхмәт, доктор!

— Сез бер ай эчендә инглиз телен өйрәндегезме?

— Юк, мин тәрҗемәче кыз белән йоклый башладым.

***

Табиблар:

— Алкоголь коронавирустан ярдәм итми!

Алкоголь:

— Табиблар ярдәм итә дип уйларсың, билләһи!

*** 

Әйбәт кунак табынны төгәлләргә вакыт икәнен үзе белә һәм кайтып китә.

Акыллы кунак та табынны төгәлләргә вакыт икәнен үзе белә һәм шуңа күрә: «Миңа кайда йокларга?» — дип сорый.

***

Әби ярык тагарак янында утыра, ялгыз, янында мәчесеннән башка беркеме дә юк… Ашарына да юк. Бу җәтмә ата һәм ни күзе белән күрсен — Алтын Балык!!!

— Нәрсә кирәк сиңа, и карчык? — дип сорый алтын балык.

Өемне таш пулатка әйләндер! Ярык тагаракны — «Индезит»ка! Мин яшь, искиткеч матур кыз булсам иде, ә бу мәчемне карап туйгысыз яшь егет ит, ул мине яратып яшәгән ирем булсын!

— Ярар! — ди Алтын Балык һәм суга сикерә.

Күз алдында әби яшь кызга әверелә, өй — таш пулатка, ярык тагарак — кер юу машинасына, ә мәче — япь-яшь чибәр егеткә…

Егет шунда хатынына, ягъни әбигә дәшә:

— Менә хәзер син мине былтыр ветеринарга алып барганың өчен гомерең буе үкенәчәксең…

***

Бер ир эчеп исерә дә кайтырга чыга. Кайтып бара шулай, поши килеп чыга! Ир борылырга да өлгерми кала — поши аны бәреп ега да йөгереп китеп бара.

Ирнең башы тишелгән, тезен бәргән, көч-хәл белән тора. Торырга да өлгерми кала — аю килеп чыга да бәреп ега.

Ирнең җен ачулары чыга. Җирдән күсәк ала, карый — куян килә. Ул куянга селтәнеп сукмакчы була — куян үзен бәреп ега. Ирнең күзеннән утлар коела. Ә куян йөгереп китеп бара.

Шулвакыт читтән бер ир тавышы ишетелә:

— Әй, кем анда карусель янында! Читкәрәк китегез!

***

Карт малярны бер фатирны буярга чакыралар. Бу йокы бүлмәсен буяп чыга.

Хуҗа кайта да буяуны тикшереп карамакчы була. Капшап караса — буяу кипмәгән икән, моның кул эзе кала. Хатыны кайтып, тавыш чыгара. Ир әйтә — иртәгә маляр тагын килә, буяп куяр әле.

Иртәгесен маляр килә, хуҗабикә моңа әйтә:

Йокы бүлмәсенә кереп чыгыгыз әле. Мин сезгә ирем төнлә капшаган урынны күрсәтер идем.

— Мин карт кеше инде, кирәкми. Лимонлы чәй ясап бирсәгез дә бик рәхмәтле булыр идем.

***

Әнисе кызы янына килә:

— Нигә савыт-сабагыз ватылып бетте?

— Талаштык!

— Ә нигә карават җимерек?

— Дуслаштык!

***

Мәктәптә физрук белән хезмәт укытучысы сугышты. Хезмәт укытучысы җиңде. Чөнки каратэ - ул шәп спорт төре, билгеле, әмма чүкеч — ул барыбер чүкеч инде.

***

Бәләкәй малай төнлә акырып елап җибәрә:

— Чупа-чупслар кирәк миңа!

— Төнлә нинди чупа-чупс табыйк без сиңа?

— Ә сез бит үзегез нәрсәдер ашыйсыз.

***

— Вәли, шундый матур итеп тыпыр-тыпыр биергә каян өйрәндең?

— Без ун малай бер кечкенә генә өйдә үстек. Ә горшок берәү генә иде.

***

Кызларның файдасы әйтеп бетергесез. Вәгъдә итеп килми калсалар да, нинди зур файда — тешең чистартыла, кырынасың, бөтен әйберне чиста итеп юасың.

***

Полковник бара, караса — прапорщик бер солдатны газаплый: «Ят! Бас! Ят! Бас!»

Полковник моңа акыл сата башлый:

— Кешеләргә карата ихтирамлы булырга кирәк. Ул сине юкка газаплый дип уйламасын. Мәсәлән, солдатка ашханәдән чәй алып кил диген. Алып килгәч сорыйсың — нигә салкын чәй? Кире җибәрәсең. Кайнарны алып килсә, салкынны алып кил дисең. Аннары нигә баллы түгел дисең дә кире җибәрәсең. Баллы булса, нигә баллы дип кире җибәрәсең. Аннары кружкадамы, стакандамы дисең. Аңладыңмы? Менә кара, — ди дә үтеп барган солдатны туктата.

— Миңа ашханәдән чәй алып кил!

— Ә сезгә салкын чәйме, кайнар чәйме?

— Кайнар.

— Баллы кирәкме, балсызмы?

— Баллы.

— Стакандамы, кружкадамы?

— Н-ука, ят! Бас! Ят! Бас!

***

Ир телевизор карап утыра. Шунда ишетеп ала: хатыны кухняда пышылдап кына сөйләшә: «Юк, бүген очраша алмыйм, ирем өйдә».

Ире атылып кухняга чыга:

— Син кем белән сөйләштең ул?

— Менә хатын-кызлар журналы укып утырам. Монда язылган: 50 җөмләне ир кеше кычкырып әйтсәң дә ишетми икән. Чүпне чыгарып түк, гардинаны как, ишекне төзәт, унитазның суы ага. Ә 51нче җөмләне ир кеше пышылдап әйтсәң дә ишетә икән.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Яңа ел көнне бер төркем студентлар Пушкин һәйкәле янында туктатты. Фотога төшерегез әле, диләр. Һәйкәл янына тезелешеп бастылар. Мин фотога төшерәм дигәндә бер кыз әйтә: «Ленин да керерлек итеп төшерегез».

 ***

Телефонга билгесез номердан шалтыраттылар, алып өлгермәдем. Бераздан шалтыраттым. «Шәһәр моргы тыңлый», - дигән сүзне ишетүгә аяк астында җирләр чайкалып киткән төсле булды… Кем? Кайсы якын кешем үлгән? Кем ул? Күз алдыннан бөтен якыннарым узып киткән төсле булды, хәлсезләнеп утырдым…

Үземне кулга алдым да сорыйм: минем исемем фәлән, сез миңа ике минут элек шалтыраттыгыз. «Ә хәзер», — диде дә шалтыратучы, телефонын бер кызга бирде. Теге кыз шат тавыш белән миннән сорый:

Сез Авитога Британия песие балаларын сатам дигән игълан бирдегез, алып бетерделәрме инде? Мин берсен алыр идем.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100