«5 минуттан Рәсим Надяны карарга китте, ә Надя юк»: Альпинист тауга менгәндә һәлак булды
Альпинизм буенча күп тапкырлар чемпионка булган Пермь кызы, 38 яшьлек Надежда Оленева боз тарлавыгына егылып төшеп һәлак булды, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».
Альпинистка Даулагири дип аталган тауга менүдә катнашкан 3 кешелек төркем составында булган. Төркемдә – Надежда, Роман Абилдаев һәм Казаннан альпинизм буенча спорт мастеры Рәсим Кашапов.
Тауның биеклеге 8167 км. Хатын-кыз, бу бәхетенә чыдый алмыйча: «Чеметегез – мин, мин сигез меңлеккә менәм! Яңа биеклекне яулау шатлыгын кичерәм!» – дип язган.
Экспедицияне Россия Спорт министрлыгы һәм Альпинизм буенча Россия Федерациясе оештырган. Ул Россиядә альпинизмның 100 еллыгына багышланган.
Альпинистлар төркемендәге Рәсим Кашапов бу экспедициянең Советлар Союзы чорыннан соң дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган беренче шундый зур сәяхәт икәнен язган.
14 октябрьдә Надежда, 6600 метр биеклектә булганда, боз ярыгына егылып төшеп китә.
Бик күпләр, Надежда исәндер, дип өметләнгән. Әмма могҗиза булмый калган – альпинистны табарга дип күтәрелгән вертолет кызның мәетен тапкан.
Альпинистлар клубы хәбәр итүенчә, бу – таныш маршрут булган. Альпинистрлар зур булмаган интервал белән күтәрелгәннәр.
«Беренче булып Роман Абилдаев күтәрелгән, 3 минуттан – Рәсим Кашапов. 5 минуттан Рәсим Надяны карарга китте, ә Надя юк. Аның таякларын һәм шуып төшеп киткән эзләрен күргән. Эзләре буенча эзләп төшкәннәр. 200 метрдан яссылык текә боз тавына әйләнә. Күк йөзен болытлар каплый башлагач, альпинистрлар лагерьга төшә. Бар да, Надя тизлекне киметә алгандыр, аның рюкзагында йокы капчыгы һәм аптечка булган, дип өметләнә. Иртән күтәрелгән вертолеттан мәетне күрәләр. Дуслар, бик авыр», – дип яза альпинистлар клубы.