5 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязганда -12..-17˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Чәчәк һәм яшелчә рассадаларын зуррак савытларга күчереп утыртырга, үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була.