5 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак. Көндез кар, юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык булачак. Җил көньяктан, уртача тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән 15-20 метрга җитүче көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13˚, аязган вакытта -16˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.
5 март.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассадага органик ашламалар кертү, үсемлекләрне күчереп утырту. Томат, борыч һәм баклажан рассадаларын күчереп утырту өчен уңай вакыт.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен кисү, яфракларын өзү өчен уңышсыз вакыт. Рассадага органик ашламалар кертү, үсемлекләрне күчереп утырту. Чәчәк рассадаларын күчереп утырту өчен уңай вакыт.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач-куакларны кисү өчен уңышсыз вакыт. Виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була.