5 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда карлы яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +5..+10˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Яшелчәләргә, агач-куакларга минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Кабак, кыяр, ташкабак орлыкларын бүрттерер өчен чылатып куярга була. Җиләк куакларын, декоратив культуралар утыртырга, күчереп утыртырга була.