
5 июньдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр ява. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +19..+24˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Күпьеллык суган чәчү өчен уңай вакыт. Берьеллык чәчәк рассадаларын ачык туфракка күчереп утыртырга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык һәм икееллык чәчәкләрне бүлгәләп күчереп утыртырга мөмкин.