5 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явачак. Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +24..+29˚.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга киңәш ителми. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга ярый. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә була.