![5 гыйнварга һава торышы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/4/721e79f608e05102f54330d74c44039d76c8c3417c89ca3333aad6b98ec4.jpg)
5 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, иртән һәм көндез көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Җил көньяктан-көнчыгыштан, уртача тизлектә, урыны белән 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12˚, көнчыгыш районнарда -14˚, көндез -4..-9˚ градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/16cbdf7e2b1cf949114e05e87aff5e1d3dc79b679af87476f4e4005a54b5.jpg)