news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5 елдан халыкның яртысы симерү һәм депрессиядән интегергә мөмкин

news_top

5 елдан соң Россиядә яшәүчеләрнең яртысы симерү һәм депрессия кебек проблемалар белән очрашырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министры менә шундый фаразы белән уртаклашты. Инде бүген үк артык авырлык һәм эмоциональ халәт проблемалары заманча җәмгыятьнең бәласе булып тора. Бу ике авыру янәшә килә, халыкның тыштан да, эчтән дә сәламәтлеген какшата. Бу хакта «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.

Яшәү рәвешенең тизлеге, даими стресслар, рациональ булмаган туклану, аз хәрәкәт итү – болар барысы да артык авырлык җыюга китерә. Әмма симерү – ул эстетик проблема гына түгел. Ул күп кенә җитди авырулар: диабет, йөрәк-кан тамырлары чирләре, буыннар белән проблемалар үсешенә катализатор булып тора. Шул ук вакытта кешенең психологик халәте дә начарая. Үз-үзеңнән даими канәгатьсезлек, ышанычсызлык хисе, социаль изоляция – болар барысы да депрессия үсешенә китерергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар