Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«5 ел яшәгәннән соң, иремнең күрше хатыныннан баласы туды»

Яңа зоотехник Асия авылга килү белән Вилдан исемле яшь тракторист аңа үлеп гашыйк булды. Егет 5 яшькә кече булгангамы, Асиядә аңа карата бернинди хисләр дә тумады. Ә менә Асияне күрүгә Вилдан кызарып чыга иде, кабалана башлый иде. Сукыр кеше дә егеттәге үзгәрешләрне сизәрлек иде.

news_top_970_100

Ир-атлар, Вилданның күңел кылларына тиеп, тиле гашыйктан көлеп маташсалар да, бригадир Салих аларны тиз туктатты:

— Тешләрегезне чарлап тормагыз! Асия яратмаслык кызмыни? Вилданны хөрмәт итегез бераз.

Асия дә сукыр түгел, барын да аңлый иде. Бик мөлаем һәм моңсу гына:

— Эх, Вилдан, Вилдан, син бит әле бала гына… Шундый әйбәт, эчкерсез, самими. Үзең сыман яшь кызларны эзлә инде… - дип уйлый иде ул.

...Асия чит авылга рәхәт тормыштан китмәде шул. Ире белән аерылышкач апасы яшәгән бу авылга күчеп килде ул. Нәгыйм белән 5 ел яшәделәр, тик сабыйлары булмады. Шулай да барысы да әйбәт кенә иде сыман. Тик соңыннан авылда күрше хатыны Лилиянең Нәгыймнән баласы була икән дигән гайбәтләр тарала башлады. Асиянең моңа бер дә ышанасы килмәде. Нәгыйм үзе дөресен сөйләп биргәч, Асия киемнәрен җыйды да, ирен куып чыгарды. «Лилияне яратмыйм, сине генә яратам», — дип киреләнсә дә, кырыс һәм гадел Асиянең сүзе кыска булды:

— Мине яратсаң, башкаларга күз салып йөрмәс идең. Эшләгәнең өчен җавап бирергә кирәк. Бар аның янына кит, баланың әтисе булырга тиеш!

Бер айдан соң Асия үзе дә башка авылга китеп барды.

Яңа ир турында аның уйлыйсы да килмәде. Хыянәтче ире башыннан китмәде.

— Сиңа ышандым дип уйлыйсыңмы? — дип борып кына җибәрә иде ул авыл егетләрен тасма телләнә башласалар.

Ул ирләргә карата ышанычын югалтты һәм йөрәген бикләп куйды. Соңрак аңа тимер, хиссез хатын дигән тамга тагылды. Аның артыннан йөрүчеләр дә кимеде. Асия ирләр белән аралашуны киметте, җитәкчесе Сабир Айдаровичка гына искәрмә ясый иде, тик аның белән дә эш буенча гына. Ул җаваплы кеше, ике баласы бар, менә дигән гаиләсе…

Әмма Асиянең тыныч тормышы озак бармады. Ярты елдан соң Сабир да үзенең хисләрен ачып салды:

— Асия, яратам бит сине, түзәр хәлем калмады.

Кызны ток суккандай булды:

— Син акылдан язгансың, Сабир Айдарович! Синең бик матур хатының, ике алма бөртегедәй балаң бар! Нәрсә кирәк сиңа тагын?

— Акылдан яздым шул. Барына да хатыным гына гаепле.

— Нишләп?

— Хатыным беренче көннән үк синнән көнләшә. Мин сиңа игътибар да итмәгән идем. Гап-гади кыз инде, хатыным матуррак, дип уйладым. Тик хатыным бәйдән ычкынгандай, һаман ирек бирмәде. Эштән соңга калып кайтсам да, аның белән калгансың дип тавышланудан туктамады. Көнләшә, димәк ярата, дип уйладым. Баштарак аның көнләшүе миңа ошаса да, соңыннан туйдыра башлады, ызгыш-талашлар башланды.

Шулай итеп мин сиңа карап йөри башладым. Юктан гына гаепле булып каласы килмәгәндер инде. Берчак син миңа шулай елмаеп карадың да, йөрәгем әллә нишләп киткәндәй булды. Яратам сине, аңлыйсыңмы? Эшкә дә сине күрер өчен генә йөрим!

— Онытыгыз мине! Минем өчен өйләнгән ирләр бөтенләй дә юк! Мин аларны читләтеп узам…

— Соң инде, без хатын белән ташлаштык. Киттем мин аннан, бергә яшәп булмый, бөтен нервларымны какшатып бетерде.

Алар шулай ферма уртасында моңсу гына бер-берсенә карашып торганда, ишек ачылды. Ашык-пошык Вилдан килеп керде. Асия белән Сабирны бергә күргәч, кызарып чыкты, тик тәвәккәллеген җыеп, алар янына килеп басты:

— Асия Ирековна, бүтән дәшмичә, түзеп йөрер әмәлем юк! Шаһит алдында сиңа мөрәҗәгать итәм: чык миңа кияүгә!

Асиянең «юк» дип әйтәсе килде, тик күз алдында үз тормышын бозып маташкан Сабирны туктатасы килде һәм, үзе дә сизмәстән: «Әйе, мин риза!» — дип җавап бирде.

...Аларның туйларын бөтен авыл халкы бәйрәм итте.

Бик күп еллардан соң, көмеш туйларын билгеләп үткәндә, Асия Сабирга:

— Мин бит синнән куркып кына кияүгә чыктым. Ул чакта мәхәббәтеңне белгертеп бик куркыткан идең син мине. Ә менә хәзер миннән дә бәхетлерәк хатын-кыз юктыр бу авылда.

— Нигә булмасын? — дип елмайды инде чәчләре агара башлаган Сабир. Минем хатын да бик бәхетле! Вилдан белән сез өйләнешкәч, безнең мәхәббәт тагында көчәйде! Бүтән ник тагын бер көнләшсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100