Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«5 ел элек ире дә рактан үлә». Кызы ятим калмасын өчен, яшь укытучы рак белән көрәшә

news_top_970_100

Сызрань шәһәрендә укытучы булып эшләүче яшь әни Светлана Липп яман шеш белән көрәшә. Аның ашказанында 4нче стадиядә яман шеш ачыкланган. 5 ел элек Светлананың ире дә нәкъ шундый диагноздан вафат булган. Хәзер куркыныч авыру аларның балаларын бөтенләй ятим калдырырга мөмкин Бу турыда «Маленькая Сызрань» хәбәр итә.

Хәзер Светлана Мәскәүдә, аңа югары технологияле ярдәм таләп ителә.

«Светлана Сергеевна – инглиз теле укытучысы, аны укучылары ярата, хезмәттәшләре хөрмәт итә. Алтын кеше. Хәле көннән-көн начарлана», – дип сөйләгән Светлананың хезмәттәше.

Лицей укытучылары булдыра алганча ярдәм итә, алар битараф булмаган бар кешедән ярдәм җыешырга сорый.

«Минем нәни кызым бар, аның хакына миңа исән калырга кирәк», – ди Светлана үзе.

Ярдәм итү турында «Маленькая Сызрань» сайтында белеп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100