5 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-4˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык була.