5 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, төнлә урыны белән. Көндез урыны белән койма яңгыр, боз явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +16..+21˚, көндез +25..+30˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Көзен куллану өчен кресс-салат, шпинат, пекин кәбестәсе утыртырга була. Пион, ирис һәм башка күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга ярый. Җиләк-җимеш культураларына, соң өлгерә торган яшелчәләргә фофорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышлый торган үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга мөмкин.