news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

5 апрельдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез яңгыр, төньяк-көнбатыш районнарда яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +5..+10˚, көнчыгыш районнарда 13˚ градус.

Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугарырга, яфракларына органик ашламалар сиптерергә була. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар