5 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән җепшек кар явачак. Урыны белән кыска вакытлы буран. Көндез явым-төшемнәрсез. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, төнлә 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -2..-7˚, аязганда -10˚, көндез +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләренә һәм рассадага су сибү өчен уңышсыз вакыт. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Дәлия гөлләрен шыттыру өчен аерым савытларга утыртырга була.