news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

5 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көнбатыш районнарда  +7˚, көндез +16..+21˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Бүлмә гөлләренә һәм рассадага су сибү өчен уңышлы вакыт түгел. Рассадага кабак, патиссон, ташкабак, кыяр орлыклары чәчү өчен уңай көн. Бу көннәрдә утыртылган агач һәм җиләк куаклары яхшы тамырланып китә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар