5 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Көндез кайбер районнарда буран була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-5˚, көндез -2..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, кар боткасы.
6 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда буран. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
Тулган ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, агач ботакларын кисәргә ярамый. Рассада өчен туфрак әзерләргә була. Рассада шытымнарын сирәкләргә, туфрагын йомшартырга була.