news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

5-6 декабрьгә һава торышы

5-6 декабрьгә һава торышы.

news_top
5-6 декабрьгә һава торышы

5 декабрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән җепшек кар явачак, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -1..-6˚. Юлларда бозлавык.

6 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязганда -12..-17˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар