Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«49 тапкыр пычак кадаган». Интернетта танышкан егет яшь табибәне вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«49 тапкыр пычак кадаган». Интернетта танышкан егет яшь табибәне вәхшиләрчә үтергән
"Татар-информ" архивы

2022 елның 2 августында Оренбург өлкәсендә яшь кызны үтерделәр. Ул табиб булып эшли иде. Тикшерү комитеты шул хактагы җинаять эшен карап бетергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Оренбургта яшәүче 28 яшьлек Денис Тучин 26 яшьлек Елена Федоровага Волгоград урамындагы күп катлы йорт подъездында һөҗүм итә. Терапевт кыз бирегә пациент янына килгән булган. Тучин аңа кимендә 49 тапкыр пычак кадый. Бу турыда Тикшерү комитетының рәсми хәбәрендә әйтелә.

Вәхшиләрчә үтерү турында җинаять эше ачыла. Тикшерү барышын Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә ала. Хәзер эшне тикшереп бетереп, гаепләү карарын раслауга биргәннәр.

Тоткарлаган чакта, Тучин гаебен кире кага, ул сәламәт булмавын, гамәлләренә бәя бирмәвен әйтә. Ләкин белгечләр ачыклаганча, җинаять кылган чакта, Тучин «аңында булуы мөмкин булган» халәттә була.

Тучин Федорова белән социаль челтәрләрдә таныша. Башта ул кыз артыннан виртуаль рәвештә күзәтеп тора, аннары табиб кызны үзенең авыру анасы янына чакырта башлый. Ләкин алар беркайчан да шәхсән очрашып сөйләшми. Башта «берьяклы гына мәхәббәт» версиясен карыйлар, тик аннары, Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, үтерүче корбанына карата көнчелек хисен кичергән.

Тучин үтерүгә ярты ел әзерләнә, алдан пычак алып куя, барысын да уйлый. Җинаять кылгач, эзләрен яшерергә маташа. Үтерүчене ачыклауда урамда уйнап йөргән малайлар ярдәм итә. Алар, тавышлар ишеткәч, подъезддан чыгып килә торган ир-атны мобиль телефон камерасына төшереп ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100