Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

47 яшьлек хатынны сөяркәсенең хатыны үтерткән, дип фаразлыйлар

news_top_970_100
47 яшьлек хатынны сөяркәсенең хатыны үтерткән, дип фаразлыйлар

Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә 24 сентябрьдә булган җинаять зур шау-шу куптара. Наталья Сизованы (Алешникова) туган көненә 1 көн кала кичен урлыйлар. Өе янында битлек кигән 2 ир һөҗүм итә һәм хатынны «Toyota RAV4» автомобиленә утыртып алып китәләр. Ире җинаятьчеләрне табучыга 1 миллион сум акча вәгъдә итә. Тикшерүчеләр Натальяның ирен кулга ала, әмма бераздан аның гаебе юк икәне ачыклана. Наталья белән иренең инде балигъ булган уллары бар.

Наталья бухгалтер булырга укыган, үзенең клининг компаниясе бар. Ул актив тормыш рәвеше алып барган, табигатькә чыккан, постлар урнаштырган.

Аны 2 көн эзлиләр һәм мәетен шәһәрдән ерак түгел агачлыкта табалар. Аның бугазын пычак белән кисеп, машинасы янындагы чокырга ташлап киткән булалар.

Хатын-кызның мәетен эзли башлаганда ук, аның өйләнгән ир белән элемтәләре булуы, полициянең шушы версияне тикшерүе турында яза башладылар.

«Версия Саратова» язуынча, хатынны урлауны оештыруда шикләнелүче кулга алынган. Ул – 53 яшьлек Светлана Тюрьганова. Ул Натальяны ире белән йөрүдә шикләнгән һәм, көнләшү сәбәпле, аны үтертергә уйлаган. Наталья – шулай ук эшмәкәр. Наталья белән Светлана күрше йортларда гына яшәгән. Светлана белән иренең 23 яшьлек кызлары бар. Ул этләр үрчетү белән шөгыльләнгән.

Тикшерүчеләр фаразынча, Светлана моңа кадәр Натальяның телефонына янап язган булган. Светлананың ире – Наталья белән элемтәләре булган дип фаразланылган ир дә – кулга алынган булган, әмма аны иреккә чыгарганнар. Светлана, киллерлар яллап, көндәшен үтергән, дип уйлыйлар.

Һәлак булган Наталья фитнес белән шөгыльләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100