Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

47 ел укытучы булып эшләүче хатынның өенә ут төрткәннәр

66 яшьлек хатынга барлык укучылары да ярдәм итәргә тырыша.

news_top_970_100
47 ел укытучы булып эшләүче хатынның өенә ут төрткәннәр
https://vk.com/mchs03

22 мартта Улан-Удэ шәһәрендә укытучы булып эшләүче хатын яши торган өйгә ут төрткәннәр. Ул 47 ел буена мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Хәзер укучыларның әти-әниләре яраткан укытучыга ярдәм итү өчен акча җыя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

22 мартта Тамара Кононова ишеккә шакыган тавышка уяна. «Уяныгыз, янгын», — дип кемдер кычкыра. Укытучы тиз генә киенә, документларын ала һәм урамга йөгереп чыга. 

Ике катлы агач йортта янгын башлануын узып баручы кеше күреп алган. Ул автомобильдә бара. Янгын чыкканын күргәч, ир-ат коткаручыларга шалтырата, үзе подъездга керә һәм биредә яшәүчеләрне уята. Шулай итеп алты кеше янгыннан чыгып котыла ала.

Янгынны тиз арада сүндерәләр, ләкин иске йортка шактый зыян килә. Түбәсе тулысынча янып бетә, биш фатирда стеналар яраксызга әверелә. Янгын сүндерүчеләр икенче катта эшләгәндә, укытучы яши торган беренче каттагы фатирны су баса. Хәзер бу йортка күченеп тә, әйберләрне коткарып та булмый, барысына төтен исе сеңгән, әйберләр дымланып беткән.  

Янгын беренче катта кеше яши торган фатирда башланган. 

«Бөтен әйберем югалды. Кайчакта шунда барам. Борчылам да кире китәм. Мин бит бу йортта үстем һәм бөтен гомерем шунда узды. Фатирны әнигә эшеннән бирделәр, ул вакытта миңа алты яшь иде. Хәзер миңа 66 яшь», — ди Тамара Кононова.

Укытучы бу фатирда кызы белән яшәгән. Хәзер аларның икесен дә дуслары сыендырган. Кызы — авылда, Тамара Петровна үзе исә Улан-Удэ шәһәрендә дустында яши. Ул көн саен мәктәпкә эшкә йөри. Хәзер балаларның язгы каникулы, ләкин укытучылар барыбер мәктәпкә бара.

Укытучыга хезмәттәшләре, элеккеге укучылары ярдәм итә. 47 ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы булган Тамара Кононова хәреф танырга өйрәткән кешеләр, хәзерге укучыларының әти-әниләре укытучыга ярдәм кулы суза. 

Тамара Кононова үзе документлар җыя, дәүләт ярдәменә өметләнә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бурятия буенча идарәсе белешмәсе буенча, ике катлы агач йортка ут төрткәннәр, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100