Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

47 ат күлдәге бозлы суда батып үлгән

news_top_970_100
47 ат күлдәге бозлы суда батып үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казахстандагы дала күлендә 47 ат батып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ат көтүе күл өстенә кергән, һәм хайваннар бозлы суга төшеп киткән. Бу турыда Казахстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

Ат көтүе югалу турында Каркаралинский районындагы бер авылда яшәүче хуҗалар полициягә мөрәҗәгать итә. Атларны 10 төркем берничә көн эзли. Аннары атлар бозлы күлдә табыла.

«Якынча версия буенча, төнлә атлар көтүе далада йөргәндә, боз каткан күл янына килеп чыга. Ләкин боз бик юка була, атлар суга төшеп китә», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Хуҗалар суда табылган атларның үзләренеке булуын таныган. Ат көтүе ирекле көтүдә йөргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100