Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

46 миллион: Алла Пугачева Яңа ел бәйрәмнәре вакытында сәхнәдә җырларга җыена

news_top_970_100

Алла Пугачева Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кыска вакытка сәхнәгә кайтырга җыена. Телеграмда «Маш» каналы язуынча, продюсерлар инде аңа чыгышлар өчен музыкантлар эзли һәм аның чыгышлары өчен соралачак бәяне үзгәртеп яза. Бу гонарарлар рекордлы булачак – 500 000 $, ягъни, бүгенге доллар курсы белән санасак, 46 миллион сум тирәсе.

Алла Борисовна чыгышы өчен бәя 2020 ел белән чагыштырганда 150 000 долларга күтәрелгән. Ул вакытта артистның гонорары 350 000 доллар (32,2 млн) тирәсе булган. Бу бәягә юл, тору урыны өчен түләү һәм башкалар исәпкә керми.

Чыгыш ясарга теләгән урыннар географиясе тар – примадонна хәзер яши торган Кипрда һәм Дубайда җырларга әзер. Әмма Мәскәүдә дә җырлап китә ала. Тик моның өчен, оештыручылар барысын да сыйфатлы һәм яшерен рәвештә эшләргә тиеш була – Пугачеваның кайда сәхнәгә чыгуын журналистлар да белмәсен, һәм тамашачы да аны телефоннарга төшермәскә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100