Казанда билгеле туйлар оештыручы агентлык татар артистларының туйларда җырлау хакын белешкән. Туйга татар эстрадасы «йолдызын» чакыру күпме тора соң? Агентлык хезмәткәре иң популяр җырчылар исемлегенең алдынгы рәтләрендә торучы Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаевларның администраторларына шалтыраткан. Киләсе елның август аена бәяләрне сорашкан.
Марат Яруллинның администраторы сүзләренчә, Маратның киләсе елның августында нинди бәягә җырлаячагы әле билгеле түгел. «Хәзерге вакытта Казан буенча 450 мең безнең бәя. Бу – 1 сәгатьлек чыгыш өчен», – ди ул.
Ришат Төхвәтуллин мәҗлесләргә 500 мең сумга килергә риза. «Бэнд белән (плюс тавыш режиссеры һәм директор) әлегә 500 мең сум безнең. Бу – 1 сәгатьлек чыгыш», – дип сөйли җырчының концерт директоры.
Фирдүс Тямаев исә бәйрәмнәргә 800 меңгә киләчәк. «800 мең сум тирәсе, плюс – техник райдер. Җырчы 5 музыкант һәм биючеләре белән килә. Биючеләр саны биюгә карап билгеләнә. Болай безнең биючеләр – 9» – дип, тулы мәгълүмат җиткерә аның администраторы.
Әлеге видео янындагы комментарийлар да кызык. «Алдагы ике артист кем?» – дип гаҗәпләнгән, мәсәлән берәү. «Безнең ише гади халык күтәрерлек түгел шул», – дип тә язалар. «Бушка булса да кирәкмиләр, үзебез боздык аларны», «Болар бөтенләй акылдан шашканмы әллә?», «Оятлары юк икән», «Мин «лучше» үзем җырлыйм», – дигән фикерләр дә бик күп.
Бер комментарий язучы туйга Ринат Рахматуллинны чакырырга киңәш иткән. Аның сүзләренчә, җырчы кыйммәт сорамый һәм җырлары да төрле жанрда.
Агентлык үзе, мондый дәрәҗәдәге җырчылар өчен әлеге бәяләр кыйммәт түгел, дип саный. «Аларның командасындагы ничә кешене «ашату»ларын исәпкә алсак, әйбәт бәя. Туйлар алып баручылар да хәзер 100-150 мең сум сорый», – дип язалар алар.