Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

45 яшьтән соң бала табу куркынычмы?

news_top_970_100
45 яшьтән соң бала табу куркынычмы?
Фото: © "Татар-информ"

Табиб 45 яшьтән соң бала табу куркынычы турында аңлатты. Бу турыда Лайф яза.

Мария Беляева сүзләренчә, 45 яшьтән олырак булган йөкле хатыннарга тромбоз, кан китү яный. Яшь арту белән йөклелек вакытында катлауланулар куркынычы да арта, кайсыбер очракта гомер өчен дә куркыныч булуы ихтимал, ди ул.

«Хатын-кыз өлкәнрәк булган саен, йөклелек вакытында катлауланулар ихтималы да зуррак. Бу – гестацион диабет, югары кан басымы, кан китү, тромбоз, җитлекмәгән бала тудыру», – ди ул.

Шул ук вакытта күп куркулар арттырылган да була. Чынлыкта бернинди проблема чыкмаска да мөмкин. Моның өчен хатын-кыз яшәү рәвеше һәм сәламәтлеге өчен кайгыртып тора, гомуми авырулары юк, йөклелекне уйлап эшли, балага узар алдыннан тикшеренүләр уза.

Өстәвенә, кайсыбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, 45 яшьтән соң авырга узган кайсыбер хатыннарның хәле хәтта яхшыра да. Ләкин җиңел сулап куярга ашыкмагыз. Беляева сүзләренчә, хроник авырулары булган хатыннарга йөклелеккә җитди карарга кирәк, чөнки өстәмә йөкләнеш авыруны катлауландырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100