Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

45 яшьлек укытучы 11 сыйныфтагы укучысыннан бала тапмакчы булган

news_top_970_100

Питерда бер укытучы үзенең элекке укучысыннан бала тапмакчы булган. 45 яшьлек хатын 17 яшьлек үсмер малайны Павел Дуров кебек сперма доноры булырга кыстаган. Чөнки үсмер малай аңа идеаль кандидатура булып тоелган.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, педагог Всеволожский районындагы мәктәптә бу малайга 6нчы сыйныфта математика укыткан булган. Соңыннан гаилә Питерга күченеп китә һәм малайны башка мәктәпкә күчерәләр. Әмма малайны шул вакыттан бирле укытучы мәхәббәте эзәрлекли. Хәзер үсмер малай 11нче сыйныфта укый.

Укучы сөйләгәнчә, әле 6нчы сыйныфта вакытта ук, ул социаль челтәрләрдә укытучысының бер видеосына лайк куя, һәм шуннан соң укытучы малайны үзенә гашыйк дип уйлый башлый. Үсмер сүзләренчә, шуннан бирле укытучы аны социаль челтәрләрдә эзәрлекли. Башта хәлләр сорашып яза, сәламәтлек тели һәм һәр бәйрәмгә мәгънәсез открыткалар җибәрә башлый. Ә малай 9нчы сыйныфта укыганда, активрак гамәлләргә күчә – аннан бала табарга теләвен әйтә. Ул вакытта укучы малай элекке укытучысын блокка куя. Әмма укытучыны бу гына туктатмый, ул ялган аккаунтлар ачып аңа яза, укучы кыз булып кыланып, аны очрашуларга чакыра, малайның әти-әнисенә котлау открыткалары җибәрә башлый.

Укучының гаиләсе сөйләгәнчә, быелның гыйнварында укытучы аны сперма доноры булырга кыстый башлый, чөнки яшь һәм сау-сәламәт бу егеттән бала табарга хыяллана икән. 10 августта математика укытучысы аларның өенә килә һәм малайны подъездда көтеп тора. Бу – гаилә өчен соңгы тамчы була, алар полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер укытучы белән тикшерүчеләр эшли. «Азгын гамәлләр кылу» маддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100