news_header_bot
Язманы тыңлагыз

45 яшьлек альпинист Казандагы сәүдә үзәгендә эшләгәндә, 6 метр биеклектән егылып төшкән

news_top

45 яшьлек сәнәгать альпинисты «KazanMall» сәүдә-күңел ачу комплексында эшләгән вакытта биеклектән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ир-ат 6 метр биеклектән егылып төшкән һәм күпсанлы сыну җәрәхәтләре алган. Аны Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Ир-ат авыр хәлдә реанимация бүлегенә китерелгән. Хәзер медиклар зыян күрүчегә операция ясый», – дип сөйлиләр «Татар-информ»га РКБ матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар