news_header_bot
Язманы тыңлагыз

45 яшьтән соң нәрсә ашарга ярамый?

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә кондитер әйберләре ашагач, аларның йөзе «шикәрле бит» формасына керергә мөмкин.

news_top
45 яшьтән соң нәрсә ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Табиб-диетолог Анна Петрова өлкән яшьтәге кешеләрдә шактый куркыныч авырулар китереп чыгару ихтималы булган ризыкларны атады. Аларны 45 яшьтән соң ашамау хәерле, дип сөйләгән ул «Вечерняя Москва» басмасына.

Белгеч сүзләренчә, шоколад, конфетлар һәм башка кондитер әйберләре гади углевод була, аларның атеросклероз, шикәр авыруы, инсульт, йөрәктә ишемия авыруы, Альцгеймер авыруы китереп чыгаруы мөмкин.

Өлкән яшьтәге кешеләргә шоколадның кара сортларын ашарга була, анда шикәр азрак, шулай ук җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр ашарга була. Мәсәлән, финик, кара җимеш яки банан.

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә кондитер әйберләре ашагач, аларның йөзе «шикәрле бит» формасына керергә мөмкин. Аның төп билгеләре — битнең төсе тоныклана, пигментлар, кызыл таплар һәм шешү барлыкка килә. «Шикәрле бит»нең башка билгеләре — кашлар юкару, бит тиресе шәлперәю.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар