Америка Кушма Штатларында 45 минут дәвамында үле дип саналган ир-ат көтмәгәндә аңына килгән. Бу вакытта табиблар аны мәетләрне төрә торган кара капчыкка салып куйган була. Бу хакта Daily Star яза, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».
Ир-ат бодибилдерлар куллана торган өстәмә туклануның артык зур дозасын эчкән. Шуннан соң ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалтып егылган. Ир-атны табиблар тикшергән һәм «үлгән, коткарып булмый» дигән нәтиҗәгә килгән. Шуннан соң алар аны мәетләрне сала торган капчыкка салып куйган.
Ир-ат исә, аңына килгәннән соң, бу вакыйгаларны читтән күреп һәм хәтта табибларның уйларын ишетеп торуын әйткән. «Шуннан соң минем янга рухи юл күрсәтүче килде һәм мине күккә озатты», – дип сөйләгән ул.
Күккә барып эләккәч, ир-ат тормышы дәвамында кылган бөтен гамәлләрен күргән. Ул шулай ук анда «тормышның чын мәгънәсенә» төшенүен әйткән.
«Җир – ул мәктәп. Ул суд залы түгел, ә бары тик сыйныф бүлмәсе генә икән», – дигән ир-ат.
Шуннан соң рухи юл күрсәтүче аңа сайлау тәкъдим иткән. Ир-ат я күктә кала, я гаиләсе янына кире кайта алган. Ул кире кайтуны сайлаган. Чынлыкта исә ир-атны табиб реанимацияләгән, диелә хәбәрдә.