8 яшьлек Яна һәм 7 яшьлек Костя югалу тарихын Хабаровск өлкәсендә яшәүче һәр кеше дә ишетеп белә торгандыр. Тикшерү күп еллар дәвамында бер урында тора, әлеге эш буенча бер генә алга китеш тә юк. Балалар югалуга 45 ел узган инде, тик эзләүләр дә, гаиләләрнең танышларыннан сорау алулар да бернинди нәтиҗә бирмәгән. Балаларга нәрсә булган? Аларның исән булуы һәм ярты гасыр буе тавыш-тын чыгармый яшәве мөмкинме? Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Мәңгегә киттеләр
Балалар 1980 елда Сосновка авылында югала. Әлеге авыл Хабаровск шәһәре янында урнашкан. 45 ел элек әлеге авыл табигать кочагындагы аулак почмакны хәтерләтә. Кешеләр аз, бер-берсен исемләп үк белмәсәләр дә, урамда очрашалар һәм күршеләрен йөзгә танып беләләр. Хәзер исә Сосновка авылын төбәк башкаласының шәһәр чите дияргә була, ул дүрт дистә ел дәвамында бик нык үзгәргән.
1980 елның августында Яна һәм Костя урамга уйнарга чыгып китә. Алар якындагы сулыкка барырга җыенуларын олыларга әйтә. Әти-әниләреннән рөхсәт алгач, балалар китәләр... мәңгелеккә.
Балалар өйгә кайтмагач, өлкәннәр эзләргә чыга. Әмма 1-2 сәгать узуга, эзләүгә өстәмә көчләр кирәк булуы аңлашыла. Әти-әниләре хокук сакчыларга мөрәҗәгать итә. Алар бергәләп авылның һәр почмагын карап чыга, тик алар 1 көннән соң да, 1 атнадан соң да, һәм хәтта, еллар узгач та югалган балаларның эзен таба алмый.
Алар 50 яшьтән өлкәнрәк булыр иде
Балаларның югалуы турында мәгълүмат әллә ни күп түгел. Край буенча Тикшерү идарәсендә балаларның югалган көнне кигән киемнәре турында гына әйттеләр. Бары тик Янаның гына фотосы бар, тик инде ул да күптән актуальлеген югалткан.
Ул көнне Яна карандаш рәсемнәре төшкән салат төсендәге купальник кигән була. Кыз бала ябык, кара чәчле һәм коңгырт күзле. Костя шортик кигән була. Малай ябык гәүдәле һәм кара чәчле. Бу – әлеге мизгелгә билгеле булган бердәнбер мәгълүмат.
Малайның фотосы юк, ә менә белгечләр, Янаның хәзер ниндирәк кыяфәттә булырга мөмкин икәнен ачыклау өчен, кечкенә Янаның фотосын үзгәртергә тырышып караган.

Югалган Яна хәзер шушындый булырга мөмкин
Фото: © Россия Тикшерү комитетының Хабаровск крае буенча Тикшерү идарәсе
Балалар кая юкка чыккан?
Яна һәм Костя белән нәрсә булганы төгәл билгеле түгел. Тик әлеге хәлнең берничә версиясен фаразларга була.
Башка килгән беренче уй – балалар су коенырга кергән һәм батып үлгән. Әмма бу җирлекне берничә мәртәбә карыйлар – яр буйларын, су төбен тикшерәләр. Балалар әле дә югалганнар исемлегендә саналгач, аларның эзләренә төшә алмауларын аңлау авыр түгел.
Икенче версия – урлау. Бу теориянең дөреслегенә дәлилләр юк, әмма балалар югалуның нинди дә булса эзе булмагач, бу версия карала ала. 1980 елларда Хабаровск краенда мондый җинаятьләр булуы турында ачык чыганакларда хәбәрләр юк. Аннан, һәркем күз уңында булган кечкенә авылда, көпә-көндез берьюлы 2 баланы урлау шактый катлаулы. Әмма шулай булган булса да, Яна һәм Костяның алга таба язмышлары турында фаразларга гына кала. Аларны бикләп тоткан булырга, чит илгән алып чыккан булырга һәм иң куркынычы – үтергән булырга мөмкиннәр.
Балаларның үзләре теләп өйдән качуы – тагын бер вариант, тик бу – артык ышандырмый. Балаларның өйдән чыгып китәргә планлаштыруы турында бернинди дәлилләр дә юк.
Балалар уйнап йөреп, югалган, адашкан булырга мөмкин. Якындагы гына куе урман. Балалар таныш түгел җирлеккә килеп чыгып, аннан чыга алмаган булырга мөмкин. Ә бәлки, алар тайгада еш очрый торган ерткыч хайванга юлыккандыр.
Бөтен өмет шаһитларга
Әлбәттә, 45 ел – тулы бер гомер. Яна белән Костяның югалуын дөньяга чыгара алырдай бер генә кешене булса да табу шансы юк диярлек. Әмма, ул вакытта Сосновка авылында яшәгән берәр кеше ул сәер хәлләрне хәтерлидер, сөйләшүләрне ишеткәндер яки ул көнне балаларны күргәндер. Вак кына бер деталь дә әлеге хәлне ачыклау юлы була ала.
Хабаровск крае һәм Еврей автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә. Әлеге хәлгә кагылышлы нинди дә булса мәгълүмат булса, РФ Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлегенә (Хабаровск, Уссурийский бульвар, 5 йорт, кабинет 13) килеп сөйләргә яки 8 (4212) 292-309, 8 914-178-33-53 номерлар буенча шалтыратырга мөмкин.