Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

44 яшьлек Темәс кешесе, көнләшеп, элекке хатынын кыйнап үтергән

news_top_970_100
44 яшьлек Темәс кешесе, көнләшеп, элекке хатынын кыйнап үтергән
"Башинформ" агентлыгы

Башкортстанның Сибай районы суды Баймак районының Темәс авылында яшәүче 44 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эшен тикшереп бетерде. Ул, көнләшүдән, 44 яшьлек элекке хатынын кыйнап үтергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы яза.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, гаепләнүче ир-ат 2023 елның 18 декабрендә 44 яшьлек элекке хатыны һәм аның дус хатыны белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Озаклап кәеф-сафа корганнан соң, өенә кайткач, ир-ат хатын-кызны хыянәт итүдә гаепли башлый. Ызгыш вакытында ир аның эченә һәм башка җирләренә суга. Соңрак зыян күргән хатын-кызның хәле кинәт начарлана, һәм элекке ире аңа «ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар хатын-кызның үлгән булуын ачыклый һәм полиция чакырта. Ир-ат полициядән качып маташмый һәм җинаять кылуын таный.

Җинаять эше судка җибәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100