Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

44 яшьлек хатын 19 яшьлек кызын балта белән чапкан һәм ишегалдында күмеп куйган

Бу хатын ирен үтергән өчен төрмәдә утырып чыккан булган.

news_top_970_100
44 яшьлек хатын 19 яшьлек кызын балта белән чапкан һәм ишегалдында күмеп куйган
https://pixabay.com/

17 сентябрьдә Төмән шәһәренең Пролетарская урамындагы шәхси йортларның берсендә бер кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге хәл турында 15 декабрьдә генә билгеле булган. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр кызны үтерүдә шикләнелүчене табып, тоткарлаган. Ул беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр ирен үтергән өчен хөкем ителгән 44 яшьлек хатын булып чыккан.

Тикшерү версиясе буенча, исерек хатын 19 яшьлек кызын балта белән чапкалап үтерә. Ул баласына бик күп тапкыр балта белән суга. Кыз урында ук һәлак була.

Җинаять эзләрен яшерү өчен, ул бергә яши торган ире белән кызының мәетен ишегалдында күмеп куя.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

URA.RU сайты хәбәр иткәнчә, бу гаиләнең туганы җинаять турында полициягә хәбәр итә. Ул кызны анасы үтерү ихтималын, аның төрмәдә утырып чыккан кеше булуын сөйли. Полиция хезмәткәрләре бакчада җиргә күмеп куелган мәетне таба.

44 яшьлек хатын кызын үтерүен таный. Ул кызы һәм бергә яши торган ире арасында мөнәсәбәтләр бардыр дип көнләшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100