44 укучысы агуланган Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына хөкем карары чыгарылды
Быелның февралендә норовирус инфекциясе белән 44 укучы сырхауханәгә эләкте.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, мәктәп директорына штраф салынган.
- 11 февральдә Арча районы Казанбаш авылында 44 укучы, агуланып, республика инфекцион сырхауханәсенә эләкте. 13 февральдә мәктәп директоры Айдар Сафиуллин кулга алынды, аннары ул эшеннән азат ителде.