Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

43 яшьлек ир-атны урлап урманга алып китеп, үзен күмәр өчен кабер казытканнар

Ике бала атасыннан йөзләрчә мең сум акча таләп иткәннәр.

news_top_970_100
43 яшьлек ир-атны урлап урманга алып китеп, үзен күмәр өчен кабер казытканнар
02.мвд.рф

Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә бер ир-атка үзенә кабер казытканнар. 43 яшьлек ир-атның ике баласы бар. Аннан акча талауда шикләнеп ике кешене тоткарлаганнар. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Дәүләкән шәһәрендә яшәүче 20 һәм 21 яшьлек егетләр 43 яшьлек ир-атның акчасы күп булуын белеп ала. Егетләр үзләре беркайда да эшләми. Аларның берсе көрәшче. Бу егетләр 43 яшьлек ир-аттан бурычка 300 сум акча сорый, ләкин танышлары аларга бурыч бирми. Шуннан соң алар олырак ир-атның артыннан күзләп йөри башлый, тагын да күбрәк акча таләп итәләр.

Бер көнне егетләр аны саклап торалар һәм урлап урманга алып китәләр. Ир-атның башына пистолетка охшаган әйбер терәп куялар. Аңа үзенә кабер казырга кушалар. Куркып калган ир-ат таләп ителгән сумманы табарга вәгъдә бирә. Ирне җибәрәләр.

Шуннан соң ул үзе бу егетләрдән качып йөри башлый. Берничә көннән аның машинасын җимерәләр һәм ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре план төзи. 43 яшьлек ир-ат җинаятьтә шикләнелүчеләр белән кабат очрашырга тиеш була. Аны полиция хезмәткәрләре саклап тора. 10 мең акча тапшырганнан соң, егетләрне кулга алалар.

«Берничә кешедән торган төркем белән көчләү гамәлләре кулланып талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Җинаятьтә шикләнелүчеләр хәзер кулга алынган. Дәүләкән районы полициясе җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100