42 яшьлек ир елаган өчен дүрт айлык баланы салкынга чыгарып аткан һәм үтергән
Башкортстанның Югары суды Бөрьян районында яшәгән 42 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды.
«Башинформ» агентлыгы язуынча, бу хәл Бөрьян районында була. 15 октябрьдә 42 яшьлек ир үзенең таныш хатын-кызы белән аракы эчкән. Бу ханымның йортында оныклары була.
Кичен дүрт айлык бала уянып елый башлый. Баланың әбисе уянмый. Ир, дүрт айлык баланы урамга алып чыгып ташлый һәм аягы белән башына һәм аякларына тибә. Бала шул ук урында үлә.
Кичен дүрт айлык бала уянып елый башлый. Баланың әбисе уянмый. Ир, дүрт айлык баланы урамга алып чыгып ташлый һәм аягы белән башына һәм аякларына тибә. Бала шул ук урында үлә.
Суд ирне 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш ул баланың якыннарына 850 мең сум компенсаци түләргә тиеш.